Балтачның Сәрдек авылы егете көллияткә имтиханнарсыз укырга керү сертификатына ия булган
Балтач районы Сәрдек авыл клубыннан Ислам Әсхәдуллин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә яшүсмерләр арасында узган «Алло, без талантлар эзлибез» дигән бәйгедә катнашып, 3 дәрәҗә лауреат дипломы һәм имтиханнарсыз укырга керергә сертификат белән бүләкләнде.
Нәргизә Гайнуллина белән Алидә Табрисова исә «Әй,чабата» биюен уңышлы башкарып, 3 дәрәҗә лауреат булдылар. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
«Без бу бәйгедә әле беренче тапкыр гына катнаштык, мондый талантлы балалар булганда, алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешербез дигән өмет бар», – дип хәбәр итә Сәрдек авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәйхана Низамова.