Министрлык: 2023 елда бердәм дәүләт имтиханнарында бернинди үзгәрешләр булмаячак
Быел бердәм дәүләт имтиханында бернинди үзгәрешләр булмаячак, дип хәбәр ителә Россия Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә. Хәбәр Федераль педагогик үлчәнешләр институты директоры Оксана Решетниковага сылтама белән язылган. «РИА Новости» шул хакта яза.
«БДИ-2023тә бернинди үзгәрешләр дә булмаячак. Бу хакта «Образовательная среда» атналык онлайн программа эфирында Федераль педагогик үлчәнешләр институты директоры Оксана Решетникова сөйләде», – диелә хәбәрдә.
Шулай ук, бердәм дәүләт имтиханнарын гамәлдән чыгару тәкъдимнәре турында сөйләгәндә, имтиханны гамәлдән чыгарган һәм югары уку йортларына Совет заманындагы кебек керү системасына кире кайткан очракта, чыгарылыш укучыларына тапшырырга туры киләчәк имтиханнар саны артачак, шулай ук төрле югары уку йортларына керү мөмкинлеге булмаячак, дип билгеләп үтте Решетникова.
Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2022 елның декабрендә БДИ-2023 көннәрен раслады. Төп чор 26 майдан 20 июньгә кадәр узачак. Ул рус әдәбияты, география һәм химия фәннәреннән башлана. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның резерв вакыты 12 апрельдән 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Былтыргы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иртәрәк имтихан тапшыру чоры 20 мартта башланды һәм 1 июльдә тәмамлана. Барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханы җирле вакыт буенча 10.00 сәгатьтә башланачак.