Мәскәүдәге КФУ филиалы студентлары интеллектуаль уен җиңүчеләре өчлегенә кергән
Мәскәүнең Каюм Насыйри институты студентлары Мәскәүдә «Чикләвек» интеллектуаль уены җиңүчеләре өчлегенә керде. Институт – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтының структур бүлекчәсе.
Викторинаның алып баручысы, татар теле укытучысы һәм Казан федераль университеты методисты Альбина Вәлиева билгеләп үткәнчә, бу бик символик күренеш. Квизның темасы нәкъ менә күренекле татар галиме-этнографының тормышы һәм иҗатына багышланган булган.
«Яшьләр уенда беренче тапкыр катнашты, бик озак әзерләнделәр һәм бик борчылдылар. Мин алар өчен материаллар сайладым. Бер ай эчендә алар Каюм Насыйри биографиясе, аның иҗаты, тикшеренүләре турында якынча 13 китап укып чыкты. 21 команда арасында алар беренче тапкыр өченче призлы урынны яулады», – дип сөйләде татар теле укытучысы, КФУ методисты һәм уенны оештыручыларның берсе Альбина Вәлиева.
Ул Казан федераль университетына республикадан читтә укучы студентлар һәм педагоглар тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
«КФУның институт-филиаллары Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм төрле илләрдә бар. Мәскәүнең Каюм Насыйри институты директоры – Әлфия Йосыпова. Ә бу институтлардагы барлык методистлар һәм укытучыларның эшчәнлеген Ләйсән Шәяхмәтова координацияли. Алар белән эшләү бик рәхәт һәм җиңел. Казан федераль университеты илнең төрле төбәкләрендәге институт белгечләрен координацияләүне җайга салган, һәм алар безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Мәсәлән, күптән түгел генә безгә күп санлы китаплар һәм дәреслекләр сатып алынды, аларны Мәскәүгә алып килдек», – дип сөйләде методист.
1 апрельдә Мәскәүдә «Чикләвек» интеллектуаль уены тугызынчы тапкыр үтте. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге залында, тамашачыларны да кертеп, барлыгы 160 кеше җыелган. Викторинада Мәскәү дәүләт университетында укучы татар студентлары якташлыгының «Зирәк тиен» командасы җиңгән. Икенче урынны «Язгы тамчыклар» җыелма командасы алган.