Татарстан радиосы «Рәшә» повесте буенча 25 ел элек куелган спектакльне тыңларга чакыра
Татарстан радиосы халык язучысы Әмирхан Еникинең «Рәшә» әсәре буенча 1987 елда куелган «Куркам мин бу бәхеттән» спектаклен тыңларга чакыра.
Спектакльне 9 апрель көнне 15:10 һәм 16:10 сәгатьләрдә тыңларга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татарстан радиосы журналисты Раил Садретдинов.
«Тинчурин театрында «Куркам мин бу бәхеттән» спектаклен режиссер Празат Исәнбәт сәхнәләштергән. Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте буенча инсценировканы Марсель Җаббаров һәм Наил Шәйхетдинов эшләгән. Спектакль озак еллар сәхнәдә бара, Ташкентта гастрольдә була. Татарстан радиосы студиясендә фонд өчен магнитофон тасмасына 1998 елда язып алынган», – дип спектакль тарихын искә төшерә ул.
Язма үзендә Тинчурин театрының бик күп мәшһүр артистларының тавышын саклаган. Төп греойларны - Зөфәр ролен Марсель Җаббаров, Рәшидә ролен Исламия Мәхмүтова башкара. Шулай ук Харис Төхфәтуллов (Яруллин ролендә), Хәлил Мәхмүтов (завод директоры), Наил Шәйхетдинов (колхоз рәисе), Роза Хәбибрахманова (Мәликә әби һәм Тайбә рольләре), Гөлчирә Закирова (Асия), Гафур Каюмов (Зариф) тавышлары сакланып калган. Спектакльдә Хәмит ролендәге Данил Салихов бүген драматург, Ушаков ролендәге Илдус Әхмәтҗанов – Камал театрының күренекла артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Зөбәйдә ролен башкарган Зөләйха Хәкимҗанова – Татарстанның халык артисты.
Спектакль халыкчан форматта куелган. Музыкаль бизәлеш өчен Бөек Ватан сугышы чорында популяр булган халык җырлары файдаланылган. Аларны баянга кушылып театр артистлары үзе башкара. Төп лейтмотив булып – «Юксыну» җыры (Сибгать Хәким шигыре, Шакир Мәҗитов музыкасы) тора.
«Рәшә» әсәрендәге Рәшидә прототибының Җәваһирә Сәлахова икәнлеге мәгълүм. Бөек Ватан сугышы елларында ул Рәшит Ваһапов белән бергә Татар Дәүләт филармониясендә эшли, концертлар куя. Тинчурин театры спектаклендә тарихи контекст сакланган, Рәшит Ваһапов язмалары да файдаланылган», дип яза Раил Садретдинов.