Казан метросында банк карталары белән түләү системасы эшләми
Казан метрополитены станцияләрендә турникетларда банк карталары белән түләү системасы эшләми башлаган. Бу интернет белән техник проблемалар булуга бәйле. «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Метрода кассаларда сатыла торган жетоннар белән түләргә мөмкин. Банк һәм транспорт карталары буенча түләү валидаторлар аша башкарыла.
«Урында эшне оператив торгызу өчен предприятиенең техник белгечләре эшли», - дип хәбәр иттеләр предприятиенең матбугат хезмәтендә, һәр станциядә пассажирларга ярдәм итүләрен дә өстәделәр.