Түбән Камада бер йортның подвалында сантехник кайнар суга пешеп үлгән
Түбән Камада Вахитов проспектындагы 13нче йортка коммуналь аварияне бетерү өчен сантехник чакырганнар. Подвалда кайнар су торбасы тишелгән, сантехник анда хезмәттәше белән кергән. Берникадәр вакыттан соң ир-атның берсе юешләнгән аяк киемен алыштыру өчен подвалдан чыккан, ә икенчесе эчтә торбада утырып калган. Подвалга яңадан кергән ир-ат сантехникның суда ятканын күреп алган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига кичә кичке сәгать биштән соң булган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ир-атны алып чыккан һәм медикларга тапшырган. Ир-ат аңсыз булган.
Медиклар аны коткарырга тырышып караган, әмма ул үлгән.
Агентлыкка билгеле булганча, хәзер фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. Тикшерү эшләре бара.