Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының сәнәгатьне үстерү утырышында катнаша
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәренең төп максаты - санкцион басым шартларында РФ Дәүләт Советы Президиумының сәнәгатьне үстерүгә багышланган утырышында катнашу. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышны Россия Президенты Владимир Путин үткәрә.
Утырышта Тула өлкәсе губернаторы, Дәүләт Советының «Сәнәгать» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Алексей Дюмин һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров төп доклад белән чыгыш ясый.
Утырышта катнашучылар сәнәгатькә ярдәм күрсәтү күләмен киңәйтү, үсеш институтлары эшчәнлеген киңәйтү, технологик артта калу куркынычын бетерү һәм инженер кадрларын әзерләү буенча тәкъдимнәр турында фикер алыша.
Искәртик, утырышта Путин РФавыл хуҗалыгы продукциясе базарын бәяләде, шулай ук быел Россиядә яшәүчеләрнең реаль хезмәт хакы 3-5 процентка артырга тиеш, дип белдерде.