Татарстан хакимияте медицина белгечләренә махсус социаль түләүләр күләмен раслады
Татарстанда ашыгыч медицина һәм беренчел буын учреждениеләр хезмәткәрләренә, ашыгыч ярдәм станцияләре хезмәткәрләренә һәм участок табибларына яңа махсус түләүләр расланды. Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин шундый карар имзалады.
Түләү ОМС (Мәҗбүри медицина иминияте) база программасына кермәгән ашыгыч медицина һәм беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләргә, шул исәптән гражданнарны диспансер карап торучыларга биреләчәк. Иң зур түләү – 14 мең 500 сум – авырулар белән яки профилактика максаты белән мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итә торган табибларга биреләчәк. Моңа, шул исәптән, территориаль-участок принцибы буенча беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларында тикшеренүләр үткәрүче, шулай ук гражданнарны диспансер карап торучы табиблар керә.
Ашыгыч медицина ярдәме станциясе (бүлекчәсе) табибларына 11,5 мең сум, табиблар белән эшләүче, шулай ук авырулар буенча яисә профилактика максатларында беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче урта медицина белеме булган белгечләргә 6,5 мең сум түләнәчәк.
Ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең (бүлекчәләренең) фельшдерларына һәм шәфкать туташларына 7 мең сум акча түләнәчәк. Медицина оешмаларының территориаль-участок принцибы буенча гражданнарга беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче кече медицина персоналына һәм ашыгыч медицина персоналына 4,5 меңешәр сум каралган.
Түләүләргә республиканың дәүләт медицина оешмалары хезмәткәрләре дәгъва итә ала. Календарь ай өчен түләү медицина хезмәткәренең хезмәт килешүе белән билгеләнгән хезмәт функциясен үтәвеннән, шулай ук гомуми эшләгән вакыттан чыгып исәпләнә.
Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән килешүләргә кагыла. Акчаларны бүлүне контрольдә тоту Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, февральдә Социаль фонд Татарстан хезмәткәрләренә 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр яңа төрле социаль түләү күчерде. Түләүләр Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан финанслана, алар Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында тапшырыла.