Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен яңадан торгызырга җыеналар
Бүген Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех мөфти Равил Гайнетдин үзәкләштерелгән дини оешманың рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җитәкчелегендәге Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен кабул итте. Бу хакта Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Ярминкә мәчетен торгызу, аерым алганда, быел җәй Түбән Новгородта узачак беренче Идел буе сабантуе кысаларында таш салу, шулай ук Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы корылтаен үткәрү темасына багышланды.
Ярминкә мәчетен торгызу проекты өстендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте эшли. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләте халыкларының исламны кабул итүнең 1100 еллыгы федераль дәрәҗәдә билгеләү үтелүе проектка өстәмә этәргеч бирде.
Проект Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проект нигезендә, гыйбадәтханәнең мәйданы 475 кв. метр тәшкил итәчәк һәм бер үк вакытта 400дән артык кешене сыйдыра алачак.
Очрашуда шулай ук мөфтинең урынбасарлары - профессор Дамир Мөхетдинов, Рәфыйк Фәттахетдинов, Илдар Нуриманов һәм Равил Сәйфетдинов катнашты.