Быел Татарстанда Идел елгасында транспорт хәрәкәте 22 апрельдә ачыла
Татарстанда Идел елгасында транспорт хәрәкәте 22 апрельдә, Камада 25 апрельдә башлана. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Шул ук вакытта су объектларында хәл әле дә катлаулы, дип кисәтә Венедиктов. Мәсәлән, су температурасы шактый салкын, димәк, корабтан суга егылган кеше туңып үләргә мөмкин.
«Өстәвенә, боз агымы бар, суда такталар, бүрәнәләр йөзә. Куркыныч яный торган әйберләр очрату куркынычы бар», – дип өстәде ул.
Шул ук вакытта, ул Татарстанда яшәүчеләрне барлык иминлек чараларын үтәргә чакыра. Аерым алганда, кечкенә көймәдә йөзгәндә коткару жилетлары кияргә кирәк. Алар булмаган машина йөртүчесенә 20 мең сумга кадәр штраф яный.