Самара шәһәрендә «Идел» ансамбле концерты була
23 апрельдә 15.00 сәгатьтә Самара шәһәренең «Заря» мәдәният йортында «Идел» татар эстрада җыры халык ансамбленең «Идел дулкыннары» дип аталган концерты була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Мидхәт Әминов. Билетларны «Заря» мәдәният йорты кассасында сатып алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.