Ульяновск өлкәсенең Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» фестивале була
29 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» дип исемләнгән 17 нче төбәкара фестиваль-конкурс узачак. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итте.
Традицион фестиваль-конкурста 7-9, 9-12, 13-15, 16-18, 19-25, 26 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр катнаша ала, дип хәбәр итә Татар автономиясенең Чынлы район советы.
Иҗади конкурс вокал, ансамбль җыры, уен кораллары, хореография, нәфис сүз номинацияләре буенча үткәрелә.
Чара 11.00 сәгатьтә башлана.