Актаныш районы мәктәпләре укытучыларына ноутбуклар тапшырылды
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә мәктәп директорлары катнашындагы киңәшмә күңелле мизгелләр белән башланды.
Педагогларга район башлыгы электрон әсбап - ноутбуклар бүләк итте. Шулай итеп, Актанышта 136 укытучы кыйммәтле җиһазга лаек булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге ноутбуклар хөрмәтле педагогларга уку-укыту эшен нәтиҗәлерәк итү өчен зур ярдәм булачак.
2022 елда, Цифрлаштыру елында районда мөгаллимнәргә 258 ноутбук тапшырылган.