Лениногорскида Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеровның 100 еллыгын билгеләп үтәләр
5 апрельдә Татарстан гимны авторы, шагыйрь-фронтовик, драматург Рамазан Биктимеровның тууына 100 ел була. Шул уңайдан Лениногорск Мәдәният сараенда 6 апрельдә 14.00 сәгатьтә «Җырларда очрашу» дип исемләнгән концерт узачак.
«Заман сулышы» сайтында хәбәр ителгәнчә, концертта Татарстан язучылары да катнашыр дип көтелә. Рамазан Байтимеров сүзләренә, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова көйләренә язылган җырлар яңгыраячак.