Иртәгә «Журналист буласым килә» иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр
Иртәгә Россия ислам институтында 11 яшьтән 19 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен «Журналист буласым килә – 2023» IV Төбәк (Идел буе) иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Бүләкләр һәм дипломнардан тыш, бәйгедә җиңүчеләр Россия ислам институтына укырга керү имтиханын тапшырганда журналистика нигезләре буенча өстәмә баллар алачак. Быел журналист һөнәрен үзләштерергә теләүче абитуриентларга Россия ислам институтында бары 25 урын бирелгән, шуларның 10сы – бюджет урыны, тагын 15ен югары уку йортын гамәлгә куючы түли – шул рәвешле студентлар өчен уку бушлай.
Бәйгене Россия ислам институты һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырды. Мәгълүмати ярдәмне басма массакүләм мәгълүмат чаралары тәэмин итте: «Казанские ведомости» газетасы һәм «Идел» журналы.
Конкурс өч этапта узды. Беренче этапта – катнашучылардан гаризалар җыелды, икенчесендә – Россия ислам институтының журналистика кафедрасы укытучылары конкурста катнашучылар өчен ике көнлек онлайн-уку (мастер-класслар) оештырды. Өченче этап белгечләрдән торган комиссия эшен һәм бәйгегә йомгак ясауны күздә тотты.