Камал театрында Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе бара
Камал театрында тамашачы легендар артист Равил Шәрәфиевны аягүрә басып каршылады һәм озак алкышлады.
Камал театры залында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның 85 яшьлек юбилей кичәсе бара. Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Актерга котлау сүзләрен Татарстан Республикасы Рәисе юллаган. Котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
«Сез данлыклы, халыкка тәрбия бирә торган кешеләр. Халык сезне күбрәк тыңлый. Минем сезгә халык исеменнән баш иеп рәхмәт әйтәсем килә», - диде Минтимер Шәймиев сәхнәдән Равил Шәрәфиевка мөрәҗәгать итеп.
Минтимер Шәймиев юбилейның Рамазан аена туры килүенә ишарәләп, сүз уңаеннан Болгарда Ислам динен кабул итү, Изге Болгар җирләрен дөньяга таныту нечкәлекләре турында әйтеп узды.
Рәсми тәбрикләүләр котлаулар, шаярулар, җырлар, Равил Шәрәфиев үзенең авантюралары турында кызыклы истәлекләр, яраткан шагыйре Гамил Афзалов шигыре һәм башкалар белән дәвам итте.