Синоптиклар җомга көнне Татарстанда көчле җил һәм +10 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Иртәгә, 7 апрельдә, Татарстан территориясендә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнлә -3..+2, көндез +5..+10 градус тәшкил итәчәк.