Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә булды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә булды. Аларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк базасында автомобиль, двигатель, махсус техника һәм аларның узелларының яңа модельләрен ясыйлар. Стендлар һәм фәнни-техник үзәк лабораторияләрендә төрле сынаулар үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Валерий Фальков үзәк эше белән танышты һәм махсус полигонда «КАМАЗ» автомобильләренең мөмкинлекләрен бәяләде. Аннары министрга Чаллы автогигантының техниканың перспективалы үрнәкләрен булдыру өлкәсендә Россия югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге хакында сөйләделәр.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков шулай ук «Ремдизель» заводында булды һәм предприятиенең яшь хезмәткәрләре белән аралашты.
Искәртеп узабыз, Чаллыда алдынгы инженер мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә уза.