Мордовия авылларында ифтар оештыру өчен «Бердәмлек эстафетасы» башладылар
Мордовиянең мөселман җәмгыятьләре «Бердәмлек эстафетасы» дигән яңа хәйрия проектын гамәлгә ашыра башлады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ифтар мәҗлесе Рамазан аеның бер символы санала. Әмма Мордовиянең күп кенә торак пунктларындагы мөселман җәмгыятьләренең ифтар үткәрү өчен мөмкинлеге юк. Шуңа күрә Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман җәмгыятьләре ерак авылларда ярдәм сыйфатында ифтарлар оештыруны үз өстенә алачак дигән карар кабул ителде.
4 апрельдә «Бердәмлек эстафетасы»н Азюрка авылының «Рәҗәп» мәчете кабул итте, ул Мордовиянең Кадошкино районы Латышовка авылында авыз ачу мәҗлесе оештырды. «Рәҗәп» мәчете җәмгыяте шулай ук Мордовиянең Ләмберә районы Мельцапино авылында яшәүчеләргә хәйрия ярдәме сыйфатында азык-төлек җыелмалары өләште. Моннан тыш, мәчеткә йөрүчеләр Азюрка авылында да мохтаҗларга 80 пакет таратты.
2 апрельдә Ләмберә авылының «Иман» җәмгыяте «Бердәмлек эстафетасы» кысаларында Ләмберә районының Черемиш авылында ифтар үткәрде, анда 150гә якын кеше катнашты. Саранскиның Ленин районы мөселман җәмгыяте (Гончаров урамындагы мәчет) һәм «Әл-Мансур» мәчетенә йөрүчеләр Саранскида яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары өләште.