Песошин: Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тикшерү органнары – иң яхшы бүлекчәләрнең берсе
Татарстан тикшерүчеләре, катлаулы җинаятьләрне тикшереп, инде күп еллар дәвамында югары нәтиҗәләргә ирешә, бүлекчә иң көчлеләрнең берсе булып санала. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының төп залында узган чарада шулай дип белдерде.
Тантана Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында башлангыч тикшерү органнары оешуга 60 ел тулуга багышлап үткәрелде. Анда республикадагы тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм ветераннары, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Изаак һ.б. рәсми затлар катнашты.
«Үз эшегезгә тугрылык күрсәтеп, сез гражданнарның хокукларын яклыйсыз, коррупциягә каршы торасыз, җинаятьләрне оператив рәвештә, сыйфатлы итеп тикшерәсез һәм ачасыз. Республикабызда яшәүчеләрнең иминлеге, төбәктә закон һәм гаделлекнең тантана итүе күп яктан сезнең һөнәри осталыкка бәйле. Күпьеллык хезмәтләре әле бүген дә яшь коллегалары өчен иң яхшы үрнәк булган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә», - дип искәртте ТР Премьер-министры, залга җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Чара ахырында иң яхшы белгечләрне бүләкләү тантанасы булды.