Авыл хуҗалыгы министрлыгы техниканың язгы чәчүгә әзер булуы хакында хәбәр итте
Татарстанда 2023 елгы чәчү кампаниясендә 13 мең трактор, 5 меңнән артык чәчкеч, 826 чәчү комплексы, 5,5 мең культиватор һәм катнаш агрегат җәлеп ителәчәк. Аларның барысы да кырга чыгарга әзер, дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
«Бер гектарга 71 килограмм ашлама тупланган, бу узган елга караганда 14 килограммга артыграк. Гектарына 80 килограммнан артык ашлама кертү бурычы тора, аны үтәргә ниятлибез», - дип искәртте ул.
Залаков районнарның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлеге югары булуын билгеләп үтте. Бу атнада, районнарга чыгып, техниканың әзерлеген тикшерәчәкләр.
«Язгы чәчү эшләрен уңышлы төгәлләү һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - дип искәртте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле.