Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанның барлык районнары да язгы кыр эшләренә кереште
Татарстанның барлык районнарында да язгы кыр эшләре башланды. Әлегә чәчү кампаниясе өчен һава шартлары әйбәт, дип хәбәр итте бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
«Быел яз иртә килде, март метеорологик күзәтүләр чорында иң җылы ай булды. Һава температурасының +5 градус аша тотрыклы күчеше күпьеллык сроклардан 17-22 көн алданрак теркәлде», - дип искәртте ул.
Бүгенге көндә кайбер районнар (Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй, Чирмешән, Буа, Аксубай) арпа чәчәргә керешкән, иртәнгә ул 1 мең гектарда чәчелгән булган.
«Мондый районнар саны арта – иртән биш булса, хәзер җидегә җитте. Сарман районында 700 гектарда сидераль культуралар чәчелгән», - дип өстәде Залаков.
Тулаем алганда, республикада язгы чәчү эшләре 1,8 миллион гектарда үткәреләчәк.