Тынычлык урнаштыручылар миссиясенә җәлеп ителәчәк срочникларның бурычларын атадылар
Тынычлык урнаштыру контингентында өстәмә өйрәнүләр узган срочникларны «гадиләштерелгән бурычларны» хәл итүгә җәлеп итәргә мөмкиннәр, дип белдерде Дәүләт Думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов. Депутат билгеләп үткәнчә, алар машина йөртүче һәм аш пешерүче була ала. Бу хакта РБК хәбәр итә.
«Хәрби хезмәткәрләр категориясенә бүленеш булачак. Фронт линиясендә хәрби бурычын үтәүчеләр, таләп ителгән урыннарда тынычлык урнаштыру постларында торучылар. Шулай ук төп базаларда тәэмин итү бурычларын үтәүчеләр дә булыр дип көтелә, шул ук вакытта алар тынычлык урнаштыру операцияләрендә катнашучылар булачак», - диде Картаполов.
Бүген закон буенча тынычлык урнаштыру миссиясендә ирекле нигездә бары тик контракт буенча хезмәт итүчеләр генә катнаша ала. Россия хәзерге вакытта ике тынычлык урнаштыру миссиясендә (Приднестровье һәм Таулы Карабах) катнаша.
Дәүләт Думасы 4 апрельдә беренче укылышта өйрәтелгән срочникларны тынычлык урнаштыру эшенә җәлеп итү турындагы закон проектын хуплады. РФ саклану министры урынбасары Николай Панков фикер алышуда билгеләп үткәнчә, контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм срочниклар өчен башлангыч махсус әзерлек программалары «бер үк диярлек».