Татар мәдәнияте һәм теле белән кызыксынучылар өчен татарча җавап бирә торган чат боты барлыкка килде
Аның хәзергә меңнән артык кулланучысы бар, алар төрле темаларга - Татарстанның мәдәниятеннән һәм тарихыннан алып, һава торышына һәм яңалыкларына кадәр аралаша, шулай ук бот республикада барган яңалыкларга һәм вакыйгаларга язылырга мөмкинлек бирә.