Миңнеханов һәм Воеводина Татарстанда Росбанк челтәрен киңәйтү турында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина банкның Татарстан Республикасы территориясендәге эшчәнлеге һәм төбәктә челтәрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда оешма алты бүлекчәдән тора, шул исәптән Казанда һәм Чаллыда. Ул челтәрнең алга таба үсеше банкның үзен дә, республика икътисадын да уңышлы үстерүгә ярдәм итәчәк, дип саный.
«Росбанкның республикада ИТ-юнәлешне үстерергә ниятләве безгә аеруча ошый. Моның өчен Иннополис яхшы мәйданчык булачак, анда заманча инфраструктура да, махсус кадрлар да, шулай ук үсеш һәм укыту өчен яхшы мөмкинлекләр дә бар», - диде республика җитәкчесе.