Казан театр училищесының Илдар Хәйруллин курсы диплом спектакльләрен күрсәтә
Казан театр училищесының чыгарылыш курсы укуларын тәмамлап, диплом спектакльләрен театрлардан килгән режиссерларга күрсәтә башлады.
Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин курсы С.Найденов пьесасы буенча куелган «Ванюшин» спектаклен аншлаг белән күрсәтте.
«Бүген сезгә премьераларыбызның берсен тәкъдим итәбез. Спектакльне аттестация комиссиясе рәисе, Качалов театры актеры, Россиянең халык артисты Геннадий Прытков та карый», – дип тамашачыны һәм кунакларны сәламләде Илдар Хәйруллин.
Ул студентларның гадәттә рус классикасыннан Островскийны, Чеховны алуын искә төшерде. Әмма әлеге курс «Дети Ванюшина» әсәренә тукталган. Чөнки ул бу төркем өчен рольләргә бик җайлы бүленгән.
«III курста без әсәрнең кайбер сәхнәләрен куя башладык. Ләкин быел төп рольне уйнаган егетебез китте һәм уңайсыз хәлдә калдык. Шунда мин Марсель Сәлимҗановның: «Укыганда барысын да эшләп карагыз, ышандырырлык кына булсын», дигән сүзләрен искә төшердем. Ничек килеп чыкканын үзегез күрерсез», – диде педагог һәм режиссер Илдар Хәйруллин.
Чишелеш буларак Ванюшин карт роле Таңсылу Сибгатуллинага бирелгән. Бу төркемдә егетләр азрак булуга, шуңа да көтелмәгән очрак өчен алыштырырлык башка егет кеше юклыгына бәйле.
Спектакльне карарга Тинчурин театрының баш режиссёры Туфан Имаметдинов, Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов, Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов килгән иде.
Әлеге курстан ике студент кыз – Әдилә Хәсәнова һәм Алия Фәйзиеваның дәүләт театрында рольләре бар инде. Әдилә Хәсәнованың дебюты Тинчурин театрында «Хан кызы Турандык» спектаклендә Турандык роле. Ә Алия Фәйзиева Кариев театрында «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә Джульеттаны уйный.
«Бер спектакль белән генә бәяләп булмый. Бу курсның башка спектакльләрен дә карарга киләчәкмен. Безнең театрга артистлар кирәк», - диде Чаллы театры җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Тинчурин театры труппасында буш урыннар булмаса да, Туфан Имаметдинов та яшь артистларның иҗаты белән кызыксынуын әйтте. «Бик кызыклы яшьләр булса, җае табылыр иде әле», – диде ул.
- 12 һәм 26 апрель көнне Наил Гаетбай пьесасы буенча куелган «Студентлар» комедиясен күрсәтәчәкләр. 28 апрель көнне Чехов әсәрләре буенча өзекләр карарга мөмкин булачак. Спектакльләр Профсоюз урамында урнашкан Өйрәнчек театр сәхнәсендә бара.