Төмәннең Каскара бистәсендә беренче мәчеткә нигез салуда катнашучыларны хөрмәтләделәр
Узган атнада Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән өлкәсенең Каскара бистәсендәге дини хәрәкәттә катнашучылар – Гөлсинә Хәялиева һәм Мансур Хәмитовка «Татар халкының рухи-мәдәни кыйммәтләрен һәм ислам традицияләрен саклаган, конфессияара тынычлыкны ныгыткан өчен» Төмән өлкәсе Милләтләр эшләре комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аларның икесе дә СССР таркалганнан соң Каскара бистәсендә беренче мәчеткә нигез салуда һәм аны ачуда турыдан-туры катнашкан, мөселманнарның рухи кыйммәтләрен торгызу өчен күп эшләр башкарган. Мөфти аларга дин юлында һәм җәмгыять файдасына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде, диелә хәбәрдә.