Махсус хәрби операциядә һәлак булган Апас егетләре истәлегенә бадминтон ярышы булды
Апас районының универсал спорт залында махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашлар истәлегенә бадминтон ярышы узды. Ярышта мәктәп укучылары, төрле оешмалардан хезмәткәрләр, 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар да катнашты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
«Бадминтон ярышлары оештыру традициягә керде. Быел без ярышларны махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондаш егетләр истәлегенә үткәрдек. Батыр егетләрнең әти-әниләрен, якыннарын да чакырдык. Ярыш яшь буынга патриотик тәрбия бирү, райондашларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан оештырыла», - ди ярышны оештыруга зур өлеш керткән, Биеш мәктәбе директоры, ветеран десантчы, районның бадминтон федерациясе җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов.
«Патриотик тәрбия бирүче, туган якка мәхәббәт тәрбияләүче, спортка тартучы бик мөһим һәм мәгънәле чара уза. Ярыш десант-һава гаскәрләре ветераннары инициативасы белән оештырылды. Аларга яшь буынны тәрбияләүгә өлеш керткәннәре, райондаш егетләрнең батырлыкларын мәңгеләштергәннәре өчен рәхмәт. Кызганыч, махсус хәрби операциядә егетләребезне югалттык», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров та илебез иминлеге хакына башларын салган егетләрнең батырлыгын билгеләп үтте. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Якыннарын махсус хәрби операциядә югалткан гаиләләргә десантчылар ярдәме белнә алынган сертификатлар тапшырылды. Шәхси эшмәкәр, ветеран десантчы Шәүкәт Хисмәтуллин ярдәмендә әзерләнгән әлеге ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр. Иганәче Шәүкәт Хисмәтуллин район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Ярышлар көн дәвамында барды. 4 категория буенча җиңүчеләр билгеләнде. Ветеран спортчылар, укучылар, хезмәткәрләр аерым-аерым билгеләнде. Җиңүче командалар шулай ук бүләкләргә, медальләргә, Мактау грамоталарына лаек булды.