Мисыр студентлары Самараның Җәмигъ мәчетендә булды
5 апрельдә Мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Самара өлкәсе мөселманнарының Төбәк диния нәзарәте секретаре Наил хәзрәт Сөләйманов Җәмигъ мәчетендә чит ил студентлары белән очрашты. Алар Самара дәүләт техник университетында белем ала. Бөтендөн татар конгрессы Самара өлкәсе мөселманнарының Төбәк диния нәзарәтенә сылтама белән шул турыда яза.
Самарага башка илләрдән укырга килүчеләр белән очрашу Самара Диния нәзарәте өчен яхшы традициягә әверелә. Узган ел ахырында мөфти Талип хәзрәт Самара дәүләт медицина университетында булды.
Бу юлы Мисыр яшьләре белән очрашты. Талип хәзрәт студентларга Самара өлкәсенең, бөтен илебез кебек үк, күпмилләтле һәм күп конфессияле булуын, анда төрле дин кешеләре гасырлар дәвамында бер-берсе белән тату яшәвен сөйләде. Мөфти чит ил студентларын изге Рамазан ае белән котлады, теләкләрен җиткерде.
«Без сезне мәчетләребездә күрүебезгә һәрвакыт шат, барысын да күрсәтергә, сөйләргә һәм сезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә без әзер», – дип билгеләп үтте мөфти, студентларга мөрәҗәгать итеп.
Очрашу Җәмигъ мәчетендә кечкенә экскурсия белән тәмамланды, аны мөфти Талип хәзрәт үзе үткәрде.