Казанда кыз туганын чәнчеп үтергән хатын-кызны хөкем итәчәкләр
60 яшьлек хатын-кыз бертуган апасын үтергән өчен хөкем ителәчәк. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
Тикшерү версиясе буенча, 2 февраль кичендә Царицыно бистәсе Олонецкий урамындагы йортларның берсендә хатын-кызлар икәүләшеп хәмер эчеп утырган. Бервакыт туганнар арасында низаг чыккан. Хатын-кызларның берсе пычак эләктергән һәм икенчесен чәнчегән. Җәрәхәтләнгән хатын-кыз үлгән.
Үтерүдә гаеп белдерелгән хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Аны сак астына алганнар, үтерү турындагы җинаять эше судка тапшырылган.