Татарстанда яшәүче тагын 55 кеше коронавирус йоктырган
Соңгы тәүлектә Татарстанда ковид белән чирләүнең яңа 55 очрагы теркәлгән. 4 апрельдән республикада авыручылар санының көнлек үсеше 100 кешедән артмый. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталында язылган.
10 авыручыны хастаханә шартларында дәваларга кирәк булган. Савыккан 67 кеше өйләренә җибәрелгән. Пандемия башланганнан бирле төбәктә 204 379 авыру очрагы ачыкланган.