Татарстанда бензин җитештерү өчтән бер өлешкә диярлек арткан
Татарстанда 2023 елның гыйнвар-февралендә 6 млн тонна нефть чыгарылган, бу узган ел белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Бу хакта мәгълүматны Татарстанстат бастырып чыгарды.
Күрсәтелгән чорда чыгарылган 6 млн тонна нефтьнең 3,9 млн тоннасы эшкәртүгә җибәрелгән, бу 2022 елның гыйнвар-февраленә караганда 0,5 процентка кимрәк.
Автомобиль бензины җитештерү 29 процентка - 528,5 мең тоннага кадәр арткан, дизель ягулыгы чыгару 0,6 процентка - 1,9 млн тоннага кадәр кимегән.