Метшин: Казан йортларында җылылык этаплап сүндереләчәк, әлегә температураны киметәбез
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында ягып җылыту сезонының төгәлләнүе турында сөйләргә иртәрәк әле. Батареялардагы температура, һава торышын исәпкә алып, акрынлап кими башлаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, апрель өчен аномаль җылылык белән бәйле рәвештә, казанлылар җылылыкны сүндерү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
«Ләкин ягып җылыту хуҗалыгы һәм шәһәрнең үзәк җылыту системасы самавыр түгел, аны бер селтәнү белән генә сүндереп булмый. Өстәвенә, без алда ни икәнен беләбез, хәтта бүген төнлә дә, һава торышы фаразы буенча, 0дән түбән температура булды. Без җылыту белән шөгыльләнүче оешмаларга температураны әкренләп киметү үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Җылытуны этаплап сүндерербез, әлегә температура режимын киметәбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча, уртача тәүлеклек температура 5 көн дәвамында +8 градустан арткан очракта җылылык бирү туктатылырга тиеш.