Татарстанда «Лада» юл кырыена төшеп киткән, 4 кеше имгәнгән
Татарстанда «Лада» машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Кичә көндез Мөслим районында Югары Табын бистәсе янында 20 яшьлек йөртүче машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.
Транспорт һәлакәтендә йөртүченең һәм аның 20 яшьлек пассажирының сөякләре сынган. 18 һәм 17 яшьлек тагын ике пассажир имгәнгән.