Мәскәүдә «Изге Рамазан Кубогы» дигән мини-футбол турнирының финалы узачак
Мәскәүдә 28-30 апрельдә «Изге Рамазан Кубогы» дип аталган ачык халыкара мини-футбол турнирының финал этабы узачак. «Бөтендөнья татар конгрессы» сайты шул турыда яза.
Матчлар «Яңа лига» спорт комплексында узачак. Җомга көнне, 28 апрельдә, төркем этабында җирәбә салу һәм Moscow Marriott Grand Hotel кунакханәсендә матбугат конференциясе оештырыла. Турнирда Мәскәү татарлары автономиясе командасы, Татарстан Республикасы, Мордовия, Красноярск крае, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Әфганстан, Азәрбайҗан, Казахстан командалары катнашачак.
«Изге Рамазан Кубогы» турнирының финал этабында катнашу өчен командалар төбәк турнирларында сайлап алу этапларын уза яки төбәктә җыелма командалар җыела. Финал этабында 4 төркемгә бүленгән 16 команда чыгыш ясаячак.
Ярышларны «Спорт иминияте агентлыгы» оештыра, аның җитәкчесе – Рамил Фазлыев. Бөтендөнья татар конгрессы да халыкара турнирны оештыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтә.