Татарстан депутаты махсус хәрби операция зонасында батальон командиры итеп билгеләнде
Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев батальон командиры итеп билгеләнгән. Бу хакта аерым десант-штурм бригадасы (ОДШБр) батальонының Telegram каналында хәбәр ителә.
«ВЕТЕРАНЫ» ОДШБр 2нче батальоны командиры итеп Эдуард Шәрәфиев «Депутат» билгеләнде. Элекке командир Алексей Попов «Тихий» бригада идарәсенә күчерелде», – диелә хәбәрдә.
Үзенең Telegram-каналында Шәрәфиев «ВЕТЕРАНЫ» аерым десант-штурм бригадасы белән контрактны февраль аенда ук озайтуын һәм хәзерге вакытта җаваплы вазифада булуын хәбәр иткән. Анда ул махсус хәрби операция кысаларында куелган бурычларны үти.
«Татар-информ» Эдуард Шәрәфиев белән әңгәмә чыгарган иде, анда депутат агентлыкка махсус хәрби операция зонасындагы эш көннәре турында сөйләде.