Миңнеханов Идел буе төбәкләре җитәкчеләренең март рейтингы өчлегендә урынын саклап калды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов март аенда Идел буе федераль округы төбәкләре губернаторлары рейтингында өченче урында. Бу юлы Татарстан Республикасы җитәкчесеннән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Самара өлкәсе башлыгы Дмитрий Азаров алдарак. Азаров моңа кадәр икенче урында булган Миңнеханов урынына күтәрелде. «Медиалогия» әзерләгән материалларда шул турыда күрсәтелә.
Мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы җитәкчесе турында аның Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашуларын язганнар. Аның Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенә ачылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә катнашуы, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше һәм торак төзелешендә уңышлары өчен Миңнехановка белдергән рәхмәте яктыртылган.
Агентлыкта фаразлауларынча, март аенда Азаровның популярлыгы артуына Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу тәэсир иткән. Ул вакытта Путин Азаровның ялга кайткан хәрбиләрнең хатыннарына отпуск бирү тәкъдимен хуплады. Шулай ук ул такси паркын Россия автомобильләренә алыштыру турында закон проектын эшләргә тәкъдим итте.
«Медиалогия»нең бөтен Россия күләмендәге рейтингында Рөстәм Миңнеханов медиада иң популяр 20 төбәк җитәкчесе исемлегенә керде, ул анда 15 нче урында. Алда Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, ДНР башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, чик буе төбәкләре башлыклары һәм башкалар бар.