Сишәмбе көнне Татарстанда +17 градус җылы була
Иртәгә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Җилнең тизлеге секундка 3-8 метр тәшкил итәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.
Төнлә термометр баганалары 0 градустан түбән: -4 градуска кадәр, ә иң көнчыгышта -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +12..+17 градуска кадәр җылыта.