Апрель аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көненә 10 мең сум акча бирелә
Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 кеше һәм ул сугышның 47 инвалиды Татарстанда апрель аенда 10 меңешәр сум акча алачак. Бу түләү ел саен бирелә. Акча пенсия белән бергә исәпләнәчәк, дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фондның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, түләүне алу өчен гариза бирергә яки клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ветераннар турындагы мәгълүматлар Фонд карамагында бар.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү 2019 елдан билгеләнә. Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.