Казанда поезд астына егылган хатын-кызның аяк табаны өзелгән
Бүген Казанда хатын-кыз йөк поезды астына егылган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл шәһәрнең Совет районында «804 км» станциясе янында булган.
Хатын-кыз «Юдино-Әгерҗе» маршурты буенча йөри торган состав астына егылган.
Зыян күрүченең башы имгәнгән һәм аяк табаны өзелгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.