Дәүләт Думасы хәрби бурычлыларның бердәм реестрын төзү турындагы закон проектын хуплады
Бүген Дәүләт Думасы депутатлары пленар утырышта хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру, шулай ук электрон повесткалар кертү турындагы закон проектын икенче укылышта кабул итте. Документ Дәүләт Думасы порталында чыкты.
Хәрби исәпкә алу реестры Россия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә хәрби комиссариатлар тарафыннан формалаштырылачак, диелә текстта. Моннан тыш, формалаштыру дәүләт мәгълүмат ресурсы белешмәләре нигезендә автоматлаштырылган режимда була. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Призывниклар үзләренә язмача формада җибәрелгән һәм электрон рәвештә кабатланган повесткаларны алырга тиеш. «Гражданнар повесткада язылган таләпләрне үтәмәгән очракта барлыкка килә торган хокукый нәтиҗәләр дә күрсәтелгән булырга тиеш», диелгән документта.
Депутатлар, мәгълүматларның бердәм базасын булдыру, хәрби исәпкә алу мәгълүматларын төгәлләштерү өчен хәрби комиссариатка чакырулар санын минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнә.
Искәртик, электрон повестка реестрда чыкканнан соң җиде көн узгач, ул тапшырылган дип санала, диелгән документта. Бу повестка заказлы хат белән яки шәхси кабинетта чыккач электрон рәвештә хәбәр ителмәгән очракта кулланыла ала.
Соңрак билгеле булганча, закон өченче, соңгы укылышта кабул ителде, дип хәбәр ителә Дәүләт Думасы сайтында.