Сәнгатьле укучылар өчен «Сак-Сок – 2023» бәйгесе «Дастаннар елы»на багышлана
Сәнгатьле уку буенча «Сак-Сок – 2023» бәйгесе башлана. Ул «Дастаннар елы»на багышланган. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге, «Мәҗит Гафури - XXI гасыр» мәдәният фонды» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Бәйгедә гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11нче сыйныф укучылары, урта һөнәри белем учреждениеләре һәм көллиятләре студентлары һәм өлкәннәр катнаша ала. Бу хакта Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс танып белү эшчәнлеген, фольклор белән кызыксынуны, халыкның актив тормыш позициясен стимуллаштыру; Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырыла.
Конкурсның бурычлары: туган якның тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрне арттыру; яшь буында гражданлык, патриотлык һәм интернациональ хисләр тәрбияләү; иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; профессиональ әдәбиятчыларны, журналистларны, рәссамнарны, артистларны, китапханә хезмәткәрләрен яшь буынга укыту-тәрбия бирү эшләренә җәлеп итү.
Эшләр агымдагы елның 25 маена кадәр кабул ителә. Фестивальне уздыру көне һәм урыны турында өстәмә рәвештә игълан ителәчәк. Конкурста җиңүчеләргә лауреат исеме, диплом һәм истәлекле бүләк тапшыру каралган. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар, җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылачак, диелә хәбәрдә.