Рөстәм Миңнеханов белән Светлана Чупшева хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты. Алар хезмәттәшлек перспективалары һәм республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру турында сөйләште.
Шулай ук Миңнеханов һәм Чупшина халыкның тормыш сыйфатын яхшырту проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген дә карады. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу азагында республика Рәисе Чупшевага Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга өлеш керткәннәре өчен үз исеменнән рәхмәт белдерде.
Искәртик, Чупшева Казанга эш сәфәре белән килде. Аерым алганда, ул Татарстанның «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең «Алга! Әйдә киттек!» форумы ачылышында катнаша.