Татарстан депутатлары тынычлык турындагы бердәм таләпләр белән закон проектын хуплады
Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында парламентарийлар Дәүләт Думасы депутатларының гражданнарның тынычлыгын саклау турындагы федераль закон проектын хуплады. Документта Россиянең бөтен территориясендә бердәм таләпләр урнаштыру тәкъдим ителә.
«Тынычлык саклауны җирле вакыт буенча 22 сәгатьтән 7 сәгатькә кадәр билгеләргә тәкъдим ителә. Төзелеш һәм ремонт эшләрен эш көннәрендә 9дан 19 сәгатькә кадәр, 14тән 16 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында мәҗбүри тәнәфес белән башкарырга мөмкин дип каралган», диелгән проектка аңлатма язуында.
Шул ук вакытта тынлык турындагы закон нормалары кулланылмый торган очраклар да каралган. Аерым алганда, хокук бозуларны һәм табигый бәла-казаларны булдырмау, бәйрәм көннәрендә күмәк чаралар үткәрү, 31 декабрьдә 22 сәгатьтән 1 гыйнварда 4.00 сәгатькә кадәр Яңа елны бәйрәм итү турында сүз бара.
Федераль закон проекты Татарстан Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.