Казанда мәшһүр җырчы Нәфисә Василованы искә алу кичәсе була
14 апрельдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында мәшһүр җырчы, ТАССРның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе Нәфисә Василованың (Анастасия Петровна Васильева) 80 еллыгына багышланган «Үз илемдә» дип исемләнгән кичә узачак.
Кичәне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертта Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, керәшеннәрнең «Бермәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле, Россия Федерациясенең халык артисты, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаева, Татарстанның атказанган артистлары Зоя Борисова белән Фәрит Мирзануров, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, «Нардуган» фольклор ансамбле, «Казансу» ансамбле, җырчының хезмәттәшләре һәм иҗатташ дуслары катнаша.