Электрон повестка реестрга урнаштырылганнан соң 7 көн узгач, тапшырылган дип саналачак
Бүген Дәүләт Думасы депутатлары хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыру турындагы закон проектын карый. Электрон повестка реестрга урнаштырылганнан соң 7 көн узгач, тапшырылган дип санарга тәкъдим ителә, диелгән документта. Төзәтмәләр тексты Дәүләт Думасы порталында чыкты.
«Әгәр повестка әлеге пунктның беренче - дүртенче абзацларында күрсәтелгән ысулларның берсе буенча тапшырылмаган булып саналган очракта, реестрга урнаштырылган көннән соң 7 көн узгач тапшырылган дип санала», диелә закон проектында.
Искәртик, төзәтмәләр белән, повесткаларны таратуның яңа ысуллары кертелә - заказлы хатлар, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша электрон юл белән һәм күпфункцияле үзәк аша тапшыру.
Элегрәк Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр иткәнчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләр хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле ир-атларга гына түгел, барлык хәрби хезмәткә яраклы кешеләргә кагыла. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәттән качарга теләүчеләргә Россиядән чыгуны тыю турындагы хәбәрләр килә башлый.