Махсус хәрби операциядә катнашучыны хәбәрсез югалган дип тану вакыты кыскартылды
Бүген Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларны хәбәрсез югалган һәм һәлак булган дип тану вакытын ярты елга кадәр кыскарту турындагы закон проектларын икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Шул исәптән ул контрактчыларга, хокук саклаучыларга һәм махсус хәрби операция үткәрү зонасында яшәүче яки вакытлыча шунда булган гражданнарга да кагыла. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Кешене хәбәрсез югалган дип тану өчен хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң ике ел узарга тиеш булу турындагы нигезләмә хәрби хезмәткәрләргә (мобилизацияләнгәннәргә, контрактчыларга) һәм махсус хәрби операция зонасында яшәүче кешеләргә кагылмый. Хәрби часть командиры яки башка вәкаләтле вазифаи зат ярты ел дәвамында кешенең кайда булуы турында аның гаилә әгъзаларына мәгълүмат бирмәсә, алар хәбәрсез югалган дип таныла.
Әгәр дә кеше үлем янаган хәлләр вакытында югалса һәм алты ай дәвамында аның турында мәгълүмат булмаса, ул кызыксынучы кешеләр гаризасы буенча гражданлык-процессуаль законнарда каралган тәртиптә үлгән дип игълан ителергә мөмкин. Шулай ук суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип танылган кешене, әгәр бу карар үз көченә кергән вакыттан соң өч ай узса, үлгән дип таныйлар.
Закон рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 30 көн узгач үз көченә керә.