Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2023

Васил Шәйхразыев Белоруссиянең татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсенә ноутбук бүләк итте

0
Васил Шәйхразыев Белоруссиянең татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсенә ноутбук бүләк итте

«Чит төбәкләрдә, чит илләрдә ватандашлар белән очрашу күңелгә рәхәт», - диде Васил Шәйхразыев.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Белоруссиянең «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенә ноутбук бүләк итте.

Васил Шәйхразыев Минскида «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына үткән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ул конференция эшен югары бәяләде, Белоруссиядә татар мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Фото: © Рифат Каюмов

«Чит төбәкләрдә, чит илләрдә ватандашлар белән очрашу күңелгә рәхәт. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бөтендөнья татар конгрессының чит илләр белән алып барган эшен югары бәяләве безне рухландыра. Безнең 45 илдә булган оешмаларыбыз чыннан да бик матур эшли. Россотрудничество, РФ Тышкы эшләр министрлыгының вәкиллекләре татар оешмаларына һәрвакыт ярдәм итә. Без аларга рәхмәтле», - диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе сүзләренчә, Россия ватандашлары, милләтенә карамастан, чит илләрдә Россотрудничество канаты астына сыена ала.

«Иртәгә Белоруссиягә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килә. Ул, беренче чиратта, татарлар белән очрашачак. Чит илләргә барса, җитәкчебез милләттәшләр белән күрешүне һәрвакыт алгы планга куя. Күзгә-күз күрешкән вакытларда төрле кыен мәсьәләләр хәл ителә. Кайвакыт ил җитәкчелегенә җиткерәсе мөрәҗәгатьләр дә була. Рәисебез берсен дә игътибарсыз калдырмый, милләттәшләр өчен кирәк вакытта сүзен әйтә белә», - диде Васил Шәйхразыев.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Левшевич бүләк өчен зур рәхмәтен җиткерде. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә берләшмәнең чараларында 130лап татар даими катнашуын әйтте.

​​​​Эльвира Левшевич

Фото: © Рифат Каюмов

«Без милләттәшләрне берләштереп кенә калмыйбыз, ә Белоруссия халкына милли моңнарыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне танытабыз. Төрле милләт вәкилләренең үзенчәлеге белән таныштыруга багышланган чаралар Белоруссиядә еш үткәрелә. Без аларны калдырмаска тырышабыз», - диде Эльвира Левшевич.

Эльвира Левшевич Белоруссия татарларының «Ләйсән» фольклор ансамблен дә җитәкли. Ансамбльдә, бер казах кызыннан кала, барысы да татарлар. Алар Белоруссиягә төрле елларда Татарстаннан һәм Башкортстаннан күченеп килгәннәр. Татар телен югалтмас өчен әдәби китаплар укырга, үзара да, гаиләләрендә дә туган телдә аралашырга тырышалар.

Ансамбльнең җитәкчесе Башкортстанның Кушнаренко районы Шәрип авылында туып үскән. Эльвира Левшевич 1984 елда кияүгә чыгып, Белоруссиягә күченеп киткән булса да, татар телендә иркен аралаша.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы





Москва

Дмитрий Бикбаев готовит премьеру театрального проекта, основанного на личных переживаниях


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Игорь Бутман раскрыл, куда исчезла певица Ирина Отиева




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Наталью Круглову назначили на должность псковского городского судьи



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России