Россия Кошларны саклау берлеге сыерчык оялары бәйгесе игълан итте
Россия Кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясына XI интернет-конкурс үткәрә. Эшләр 1 майга кадәр сайтта кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Май башында жюри өч номинациядә берәр эшне сайлап алачак:
- «Оптималь вариант» (кошларның барлык ихтыяҗларына һәм стандартларга җавап бирә торган);
- «Әкият сарае» (иң матур һәм үзенчәлекле сыерчык оясы);
- «Канатлы оя дустым» (кош оясында яки кошлар өчен башка ясалма урыннарда яши торган кош; соңгысы кадрда өлешчә булса да күренергә тиеш).
Җиңүчеләр Россия Кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар ала. Бәйгедә катнашучыларга электрон таныклыклар бирелә.
Фотода автор эше булырга тиеш, диелә хәбәрдә.