Рәшит Рәхимов «Рубин»ның баш тренеры булырга җыена
Россия Премьер-лигасы клубларының (РПЛ) элеккеге баш тренеры Рәшит Рәхимов «Рубин»ның яңа баш тренеры булачак, дип яза «Татар-информ».
Белгеч белән клубның контракты бу сезон ахырына кадәр, команда Россия Премьер-лигасына чыккан очракта, тагын бер елга озайту мөмкинлеге белән төзелә. Алар арасындагы килешү якын арада имзалана, дип хәбәр ителә.
Искәртик, тренерның соңгы эш урыны «Уфа» клубында булган. Шуннан соң Рәхимов «Матч ТВ» телеканалында эксперт булып эшли.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Казан командасы белән Юрий Уткульбаев җитәкчелек итә. 53 яшьлек белгеч җитәкчелегендә «Рубин» клубы Беренче лигада 47 балл белән икенче урында тора.